Бүген, 20 августта, “Уфа-Арена” алдында “Башавтотранс”ка 102 яңа автобус ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Предприятие актив рәвештә автобуслар паркын яңартуны дәвам итә. Бүгенге көндә ул 136 автобус алган иде инде. Бүген тапшырылган автобуслар исә кече һәм урта класстагы. Аларны шәһәрара, шәһәр яны, перифериядәге ташулар өчен кулланачаклар. Хәтерегезгә төшерәбез, Р.Хәбиров йөкләмәсе буенча барлык муниципаль берәмлекләр 1 сентябрьгә кадәр Уфа белән транспорт бәйләнеше белән тәэмин ителергә тиеш. “Башавтотранс” предприятиесенең автобуслар паркын тулыландыру барлык район үзәкләрен Уфа белән бәйләргә мөмкинлек бирде. Мисал өчен, 10 августтан 14 маршрут тергезелде. Ә инде сентябрьдән “Алга” бердәм транспорт картасын кертү пилот проекты кысаларында сәгатьләп исәпләнелгән тариф кертеләчәк. Аңа ярашлы, пассажир бер сәгать эчендә республиканың “Башавтотранс” автобусларында ташламалы шартларда йөри алачак. Автобуска беренче утыру 20 сумлык тариф белән башкарылса, 1 сәгать эчендә икенчесе бушлай булачак.