Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 22:22

Тарантуллар азган

Чиләбе өлкәсе территориясендә йортлар һәм фатирларда тарантул — агулы зур үрмәкүчләр күренгәли башлаган.

Чиләбе өлкәсе территориясендә йортлар һәм фатирларда тарантул — агулы зур үрмәкүчләр күренгәли башлаган. Алар бигрәк тә Копейск каласында үрчеп киткән: быел шәһәрнең төрле районнарында шушы үрмәкүчләрне күргәннәр. Ә бер хатын тарантулны аш-су бүлмәсе раковинасында тапкан. Моңа кадәр тарантулларның шәһәрләрдә күренгәннәре булмаганТарантул — ул бүре-үрмәкүч гаиләсенә караган зур бөҗәк. Аның зурлыгы 10 сантиметрга кадәр җитә. Тарантул кайбер хайваннарны тешләп үтерә ала. Шатлыкка каршы, ул кеше өчен зур куркыныч тудырмый. Әгәр тешли калса, кеше авыртына һәм тешләнгән урын шешенә башлый. Ә Ростовтагы Дон шәһәрендә быел июль ахырында берәүләр үз фатирларында кош ашаучы дип аталган гаять зур үрмәкүч тотканнар. Фатир хуҗалары пәрәвезгә төренгән үрмәкүч курчагын диван мендәрләре арасыннан очраклы рәвештә тапканнар.
Читайте нас: