Бүген, 20 августта, республикада күк күкрәп яшен яшьнәве, җил көчәеп, давыл чыгуы көтелә.
Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау республика идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген кыска вакытлы яңгырлар явуы көтелә, көндез төньякта уртачага кадәр. Аерым районнарда күк күкрәп яшен яшьнәячәк. Җил көньяк-көнчыгыштан, давылга күчеп китүчән.
Һава температурасы төнлә +14,+19, көндез +23,+28, көньяк буенча +32 градуска кадәр.