Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 21:00

Радий Хәбиров: Аэропорт юлында көтү көтәргә җыенасызмы әллә?

Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров аэропорт юлында биек үлән үсүе белән бәйле, юл тармагы җитәкчелеген тәнкыйть утына тотты.

Республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, чираттагы оператив киңәшмә вакытында, аэропорт юлында биек үлән үсүе белән бәйле, юл тармагы җитәкчелеген тәнкыйть утына тотты. “Сез аэропорт юлында көтү көтәргә җыенасызмы әллә? Нигә анда биек үлән, печән басуына әйләнеп бара. Уфа- Аэропорт юлы барлык кунакларны безнең башкалабызга алып килә торган юл. Шуңа күрә, ул һәрчак идеаль торышта булырга тиеш. Әлеге юлны тәртиптә тоту өчен зур акчалар бүленә һәм шул ук вакытта мин юллар чисталыгын тикшереп йөрергә тиешмени?” – дип, каты шелтә белдерде.
Читайте нас: