Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 20:57

Әкәм-төкәм басты Уфаны

Уфаның СССРның 50 еллыгы һәм Сәгыйть Агиш урамнарында яшәүчеләр, эре әкәм-төкәмнәр басуына зарлана.

Әле күптән түгел генә, Туймазы районы кешеләре агулы сары үрмәкүчләр күбәюеннән пошаманга калган иделәр. Инде Уфаның СССРның 50 еллыгы һәм Сәгыйть Агиш урамнарында яшәүчеләр, эре әкәм-төкәмнәр басуына зарлана. Алар умарта күче кебек агачларны сырып алганнар. Шушы тирәдә яшәүчеләр, алар зарарлы түгелме һәм агачларга зыян китермиме, дип, урман инженеры һәм галим Линар Хәбибуллинга мөрәҗәгать иткәннәр. Белгеч: “Бу төр әкәм- төкәмнәр, башлыча, Төркия һәм Әзербайҗан кебек җылы илләрдә гомер кичерә. Безнең шәһәрдә алар магистраль җылылык торбалары үткән җирләрдә кышлыйлар. Аларны аулый торган җан ияләре булмау сәбәпле, соңгы биш ел эчендә алар артканнан-арта баралар. Бу сөйрәлүче моллюскалар агачка зыян китерми. Алар яшь үлән белән генә туклана. Ә агачка, бераз черем итеп алыр өчен үрмәлиләр”, - дип тынычландырды.
Читайте нас: