Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 21:59

Иң яхшы бензин кайда җитештерелә?

Ул бензинда хәтта "Ефәк юлы" бәйгесендә катнашучы автомобильләр йөри.

Күпләребез, бигрәк тә автомобиль ярышларын яратучылар, “Ефәк юлы- 2019” бәйгесен зур кызыксыну белән күзәтте. Агымдагы елда бәйгеләр Русия, Монголия һәм Кытай дәүләтләре төбәкләрендә уздырылды. Өч илнең иң катлаулы юл маршрутлары аша җилдерүче куәтле машиналарны өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да зур игътибар белән карый. Барлыгы 5 мең чакрымга якын араны, безнең “КамАЗ” автомобильләре, елдагыча беренче булып кичеп чыктылар. Төрле сулы, сазлыклы һәм катлаулы, комлы юлларны бары җиргә тияр-тимәс кичеп чыгарга гына була да инде. Ярыш барышында мотоцикл, квадроцикл, җиңел һәм йөк автомобильләре төрле ягулык куллана. Әлеге бәйгеләр вакытында, күпләр SF-100 маркалы бензинны үз иткән. Бу ягулык “Стәрлетамак нефть химиясе заводы”нда җитештерелә икән. Ул үзенең тулысынча янып бетү үзлеге белән дә, экологик яктан чисталыгы белән дә иң сыйфатлы бензин булып исәпләнә. Стәрлетамак заводы бәйгедә катнашучыларга 50 мең тонна бензин озаткан. Безнең ягулыкның әлеге халыкара бәйгеләргә сайлап алынуы заводның абруен тагын да күтәрде. Әйткәндәй, бәйгеләр вакытында һавада очып даими элемтә тәэмин итүче самолетлар да безнең бензинны кулланган.
Читайте нас: