Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2019, 23:50

Рәхәтләнеп көлик бер!

...Диңгез буенда икәү танышкан. Беренче көнне ир гүзәл затның кулын үпкән...

Диңгез буенда икәү танышкан. Беренче көнне ир гүзәл затның кулын үпкән, икенче көнне – терсәген. Өченче көнне кыюланып китеп, кулбашыннан «әп» иткән. Тегесе ачуланып:

- Сез мине монда ярты елга килгән дип беләсезмени?!- дип әйткән.


**

Уфа. Төн уртасы. Ир кеше дуслары белән саунада күңел ача: көлдергечләр, сыра, кызлар… Шулвакыт телефон шалтырый. Хатыны:

- Син кайда?

- Ой, кадерлем, беләсеңме, тагын машина «пробка»сына эләктем…

- Машинаңны кычкыртып күрсәт әле!


**

- Сез бассейнга абонемент карточкасын кайтарырга тиешсез!

- Ни өчен? Бер ай үтмәде бит әле?

- Сез бассейнда «пес» итәсез.

- Барысы да шулай итә инде ул...

- Бәлки. Әмма вышкадан басып Сез генә!
Читайте нас: