Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2019, 21:20

Кышкылыкка кыяр белән помидордан салат

Әйткәндәй, бу салатта кыяр урынына ташкабак та кулланырга мөмкин.

Салат өчен:


3 кг кыяр,

2 кг помидор,

5-6 болгар борычы,

1-2 ачы борыч, 200 гр. сарымсак,

250 гр. көнбагыш мае,

0.5 стакан 9% аш серкәсе,

2 аш кашыгы тоз,

1 аш кашыгы шикәр комы алына.


Әзерләү тәртибе:


Барысын юып, помидорны, болгар борычын, ачы борычны, сарымсакны иттарткычтан үткәрергә, утка куярга. Тәмләткечләрне, көнбагыш маен салырга, 15- 20 минут кайнаганнан соң, 3 кг боҗралап туралган кыярны салып, 3-4 минут кына кайнатырга. (Кыяр йомшармасын өчен, артыгын кайнату киңәш ителми). Аш серкәсе өстәргә, стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкачлар белән каплап, банкаларны әйләндереп, җылы итеп каплап, 12 сәгать тотарга. Салат әзер, тәмле булсын.


Кыяр урынына ташкабак та салырга мөмкин.
Читайте нас: