Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 август 2019, 21:50

Дөньядагы иң олы ташбакага 121 яшь!

Заманында аны Британиядә 1 фунтка сатып алган булганнар.

Ташбакаларның кайберләре 300 ел яшәргә дә мөмкин. Әмма бер гаиләдә, нәселдән нәселгә күчеп килеп, төгәл яше билгеле булган ташбакалар санаулы гына. Шуларның берсе, Томми кушаматлысы, ике Бөтендөнья сугышын, Бөекбританиянең алты монархы җитәкчелек иткән дәверне дә узып киткән. Томми 1898 елда туган. Аңа 11 яшь булган вакытта, ташбаканың бүгенге хуҗасының картәнисе 1 фунтка сатып алган булган.
Читайте нас: