Авыл хуҗалыгы эшчәннәре гаиләсендә өченче бала тууга 500 мең сум бирү тәҗрибәсен Чакмагыш районында керткәннәр. Сертификатны өченче һәм арытаба туган балаларга туган очракта бирәләр. Бу акчаларны БАЗЫ авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче хезмәткәрләр ала ала. Шул ук вакытта бу акчаларны елына 100 мең сумнан да артык тотынып булмаячак. Шундый чаралар ярдәмендә аграрийлар авылда демографик хәлне яхшыртырга һәм яшьләрне саклап калырга өметләнә.
Нәни Вероника – гаиләдә бишенче һәм иң кече бала. Шуңа күрә барлык игътибарны ул үзенә җәлеп итә. Аның тууы белән гаилә бюджеты 500 мең сумга тулыланыр дип көтмәгәннәр. Акчаларны кая юнәлтәчәкләрен килешеп тә куйганнар.
Ольга Щекатурова, Юмаш авылында яши:
“Йорт өчен түләп бетермәкчебез. Болай гына әрәм-шәрәм итәсебез килми”.
Әйткәндәй, Щекатуровлар йорт өчен банкка процент түләми. Җирле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре торакны ташламалы хаклар белән сатып ала. Гомум бәясен түләп беткәч, йорт шәхси милеккә күчә.
Яртышар миллион сум акчаларны 4 гаилә алган, гаризалар күбрәк булса да. Бу программа 2000 еллар башында барлыкка килгән. Берникадәр вакытка түләүләр туктатылып торган. Һәм менә быел күп балалы гаиләләр өчен бу дәртләндерү чарасын янәдән кайтарганнар. Акчаларны кая да тотарга була, монда ике генә шарт бар. Беренчедән, БАЗЫ предприятиесе хезмәткәре булырга, икенчедән, елына нибары 100 мең сум алырга була.