Туймазы районының Төмәнәк авылы янында табигать кочагына сыенып утырган бу музей турында эшетеп белә идем мин. Ачылуына нибары ике генә ел булса да даны киң таралган. Дөрес, музей дигәч, тәү чиратта нафталин һәм тузан исе аңкып торган иске әйбер тезелгән киштәләр һәм танау очына түгәрәк пыялалы күзлек элеп, озын нечкә таягы белән төртеп күрсәтеп йөргән җитди экскурсовод күз алдына килә иде. Бары тик монда килеп эләккәч кенә никадәр тирән ялгышуымны аңладым. Биредәге музей хуҗабикәсе Зөлфирә Даян кызы Хәкимованың күзлеге дә, төртеп күрсәтеп йөри торган озын таягы да юк иде. Капка алдында җыр-моң белән каршылаган “Ахирәтләр” фольклор төркеме арасыннан аерылып чыкты да, кунакларны тау итәгендә урнашкан “Бабай утары” буйлап сәяхәткә чакырды. Әйе, нәкъ сәяхәткә, чөнки капканың эчке ягында бөтенләй башка дөнья көтә иде...
Уң якта 32 кешегә исәпләнелгән уңайлы агач эчле кунакханә, кафе һәм беседкалар яныннан үтеп, сулга борылгач, агач “тротуар”дан атлыйсың. Аның як-ягында бүкән-утыргычлар белән шундый ук өстәлләр очрый. Агач арасыннан Шүрәле күзәтә...
Ә инде музейга килгәндә, әлеге утар брынгы татар халкының яшәү рәвеше белән таныштыра. Биредәге иң борынгы йорт 17-18 гасырга карый. Читәннән үрелгән салам түбәле өйне эчке яктан кызыл балчык белән сылап, акбур белән агартканнар. Җир идәнле өйне тизәк яки салам белән җылыта торган булганнар. Өйнең төп өлешен сәке һәм мич алып торган. Өй янында шулай ук читәннән үрелгән йорт абзар урнашкан.
19 гасырда татарлар нигездә кызыл балчык һәм саламнан сугылган “кирпеч” өйләрдә яшәгән. Алар җылырак та, чагыштырмача зуррак та булган. Эчке яктан аларны элеккечә акбур белән агартып, чигелгән сөлгеләр, сугылган паласлар белән бизәр булганнар. Ерак түгел кара мунча да бар. Сәер, якты дөньяда яшәвемә ярты гасыр да юк, ә инде мин белгән кара мунча музейда гына калды...
20 гасырда исә күпчелек милләттәшләребез агач бүрәнәдән салынган алты почмаклы өйләрдә яши башлаган. Түбәләре шифер яки калай булган. Мондый өйләр ике бүлмәдән тора. Беренчесе - “кара өй” яки хатын-кызлар ягы. Икенчесе “ак өй” - түр як булып тора. Анда чыбылдыклы яшь парның урын-җире дә, асылмалы бишек тә бар. Хәтта матчага кыстырылган тал чыбык та үз урынында... Агач исе аңкып торган бу өйгә килеп кергәч бик күпләр балачагын - әти-әнисен я булмаса картәни-картәтисен искә аладыр. Хәтта мичтә пешкән йомшак ипинең хуш исе килеп киткән төсле тоелды миңа анда. Әйтерсең, хуҗалар монда гына, йорт-кура тирәсенә генә чыгып киткән. Тәрәзәдән үрелеп карасаң, күренерләр төсле... Гомумән, һәр йортың “җаны”, ниндидер җылысы бар иде шикелле. Музей оештыручылар тулысы белән шул мохиткә чумар өчен бөтен шартын да тудырган. Бөртекләп җыйган йорт җиһазларын диккатъ белән урнаштырган алар. Ык, Сөн, Агыйдел елгалары ярларында яшәгән татар халкының өч гасырлык тормышын колачлаган музей экспонатларын бирегә республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта ки чит төбәкләрдән дә китерүчеләр бар икән. Әби-бабасыннан, ата-анасыннан калган борынгы әйбернең кайдадыр келәт почмагында түгел, ә биредә саклануы олы мәртәбәдер ул.
“Бабай утары”ның иң үзенчәлекле экспонаты ул, әлбәттә, ерактан күренеп торучы 1870 елда төзелгән Җил тегермәне. Аны бирегә 2017 елда Чувашстаннан алып килеп урнаштыралар. 150 еллык тегермән мең километрлык юл үтсә дә, күченүне “яхшы кичергән”. Мәһабәт кыяфәте белән килүчеләрне бүген дә шаккатырып тора бирә.
Шулай ук музей ихатасында кузница бар. Малайлар анда кергәч һичшиксез чүкеч тотып тимер чүкеп карамый чыкмый.
Иң кызыгын әйтмәдем бит әле: монда атларда йөреп карарга, куяннар ашатырга, хәтта сыер яки кәҗә савып карарга да мөмкин. Алар барысы да шушында яши. Якында гына буа да, умарта да бар.
Экскурсиягә килгән балаларга ипине ничек пешергәннәрен, коймакны ничек койганнарын да күрсәтәләр. Хәтта мастер-класслар үткәрәләр.
Тирә-яктагы яшеллек күзләрне иркәли, чәчәк исләре, җиләк исләре башны әйләндерә. Китәсе килми биредән. Ламинат җәелгән идәннәр, обой ябыштырылган стеналарга кайтасы килми...
Хәер, “Бабай утары”на бер тапкыр килгәннәр: “Без тагын кайтабыз әле!” дип китә икән. “Киләбез” түгел, ә “кайтабыз”. Чөнки биредә кеше үткәннәренә кайта, үзенең табигать баласы икәнен исенә төшереп, азга гына булса да асылына кайта.