Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 август 2019, 20:11

Бар икән күрәселәр!..

- Алло, Эльмира Сез буласызмы?- Әйе, мин.- Сезне яза белә, диләр.- Мәктәптә өйрәткәннәр иде шул...

- Алло, Эльмира Сез буласызмы?

- Әйе, мин.

- Сезне яза белә, диләр.

- Мәктәптә өйрәткәннәр иде шул...

- Юк, Сез артистлар турында яза диделәр. Бер яшь җырчыны язарга кирәк иде...

- Кем ул?

- Фәлән Фәләнов.

- Исеме таныш түгел. Сәхнәдә чыгыш ясаганы бармы соң?

- Бар инде. Җырчы дим бит.

- Ә Сез үзегез кем?

- Мин аның продюсеры.

- Алай икән... Ярый. Иртәгә килегез. Сөйләшербез.

Трубканың куйгач кына әңгәмәдәшемнең исемен дә, кемлеген дә аңламый калуымны сиздем. Әлбәттә, ул “Фәлән Фәләнов” урынына аерым-ачык исем әйтте. Тик мин аны язмамда атауны кирәк күрмим. Беренчедән, ул исем сезгә барыбер берни дә әйтмәячәк. Икенчедән, андыйлар буа буарлык. Берсен генә атау гадел булмас. Сүз уңаеннан: бервакыт мин-минлек белән авырый башлаган яшь язучы турында мәкалә язган идем. Шунда ике каләм иясе үзен танып үпкә белдерде. Бу юлы да кызык булсын әле.

Шулай итеп икенче көнне серле продюсер белән очрашу көттем. Тик ул килмәде. Бер атнадан тагын телефон шылтырады. Тагын очрашу көне билгеләнде. Тагын килүче булмады. Атна саен шулай кабатлана торгач, бер ай үтте. Чираттагы шылтыратуында түзмәдем: “Килсәгез, киләсез, килмәсәгез, башка шылтыратып борчымагыз”,- дидем. Һәм ул килде!

Озын буйлы яшь егет, авызыннан сагызын да чыгарып торуны кирәксенми генә, телефон аша сөйләгәннәрен кабатлап чыкты.

- Яшь җырчы бар. Вот шуның турында язарга кирәк. Вот.

- Зур сәхнәдә чыгыш ясаганы бармы соң аның? – дим.

- Бар. Айдар белян там, Хания белян.

Егетнең ярым-йорты татарчасы колакны кисеп керә. Уфаныкы икән үзе. Җырчысы да Уфаныкы. Татар телен укымаганнар, белмиләр. Әмма дә ләкин татарча җырларга җыеналар. Уйларымны бер тирәгә туплап, сорау бирергә әзерләнүем булды, продюсерның телефоны шылтырады. Трубкасын алды да: “Да я тут к человеку зашел...” -дип сөйләп китте күзгә караган килеш.

Мин дә урыс әдәбиятын укыдым, әлбәттә. “Человек – это звучит гордо!” икәнен беләм. Тик бу очракта аның “человегы” таверналарда бармак шартлатып чакыра торган йомышчыга охшады. Сүз дә юк, сәнгать кешеләре алар бик үзенчәлекле халык. Тик гадәттә бер мәкалә яздырыр өчен кояш булып балкыйлар, сандугач булып сайрыйлар иде. Бигрәк тә чын сәнгатьтән ерак торганнары. Һәм алар белән үзеңне ничек тотарга кирәклеген чамалыйсың. Тегеләре аның алтынга охшатып ясалган бизәнгечкә тиң. Ныклабрак ышкысаң, караялар да килеп чыгалар. Ә бу?.. Моны ышкып торасы да юк. Бахырың бакыр... Ә кыланышы?!. Үзен продюсер дип атаган кеше “раскрутка”га алган яшь җырчының нибары ике җырын тәкъдим итә алды. Анысын да мин сорагач, флешкасыннан чак эзләп тапты. Дискы юк икән әле, әмма озакламый чыгарачаклар икән.

“Ярый тыңлармын. Икенчесендә җырчың белән кил, үзе белән дә сөйләшергә кирәк булыр”, - дип кунагымны тизрәк озатырга ашыктым.

Берничә көннән бүлмәнең ачык ишегендә ике сын пәйдә булды. Башымны күтәреп карауга продюсерны танып алдым. Янындагы тагын да яшьрәк егетнең теге җырчы икәнен чамаладым. Дәшми-тынмый үземә карап торучыларга берчә исәнләшеп, берчә үтергә чакырып баш кактым. Бу кыланышым продюсерга ошамады шикелле. Йөзендә ниндидер канәгатьсезлек шәүләсе чалынып калды. Җырчысы алдында абруен төшердем бугай. Хәер, боларның кайсы алдында кайсының абруе зуррактыр, кем белсен.

Я, утырыгыз, сөйләгез диюем булды, өстәл янына икесенә бер утыргыч китереп куйдылар да, “син утыр, юк син утыр”, дип кысташа башладылар. Гәрчә утрыгыч икәү булса да... Ахыр чиктә җырчы утырды, ә продюсер әкрен генә бүлмә буйлап йөренә башлады. Әйтер сүзе булган саен бүлдереп өсти торды.

- Мин Уфаныкы. 19 яшь тула майда. Әле автотранспорт колледжында укыйм, 3 курста. Җырлый? Әйе, җырлый башладым күптән, мәктәптән үк. Зур эстрадада сентябрьдән.

- Айдар Галимов белән дә җырлагансың икән. Аның белән танышмыни син?

- Таныйм инде. Ул бит автотранспортныйны беткән тоже. Хания Фархи белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган бар иде.

- Нинди җырлар башкарасың?

- Җырларга килгәндә Гөлнара Рәшитова, Илдар Хакимов белән бергә эшлибез. Урал Рәшитов миңа дип кенә “Сылукайлар” дигән җыр язды.

- Ул сине кайдан белә?

Җырчы “ык-мык” итә башлагач, ярдәмгә продюсер килде.

- Без аңа үзебез шылтыраттык та, ул язып бирде.

Әйтәм җирле Хәсән чирле... Мин шундый йолдызлар янында чыгыш ясап йөргән яшь талантны нишләп күрмәдем икән дип аптырап йөрим тагын. Ә монда нибары билгеле исемнәргә ябышырга гына тырышалар икән.

-Син белемең буенча кем буласың инде?

- Юл төзүче.

- Җырлый-җырлый юл төзисеңме?

- Юк, укуны тәмамлагач, җырчы булып китәргә теләгем.

- Ә автотранспорт колледжының дипломын нишләтәсең?

- Булсын, мешать итми бит ул.

Продюсер янә сүзгә кушылды.

- Айдар Галимов та автотранспортныйны беткән инде. Рамил Чурагул да. Мин дә автотранспортныйда укыдым. Еще юридик институтта.

- - Ә ни өчен продюсерлыкка киттең? Җиңел эш түгелдер бит ул. Нечкәлекләренә кем өйрәтә?

- Уйладым да киттем инде. Тормыш өйрәтә. Практика.

- Шоу-бизнеска чумарга булдың димәк... Анда акча күп әйләнә диләр, әлбәттә, тик чыгымнары да аз түгел. Берегез бүгенге студент, икенчегез кичәге студент, дигәндәй, кайдан акча аласыз?

Продюсерның күзләрендә чиксез гаҗәпләнү чаткылары чәчрәп китте. Үземне әллә нинди ахмак сорау биргән кебек хис иттем.

- Ничек инде кайдан? Минем үз фирмам бар. Продюсерлык үзәге. Былтыр көз ачтым. (Телефоны шылтырый башлады.) Вообще-то безнең вакыт бетеп килә ул. Сорауларыгыз башка булмаса, может закруглимся.

- Соңгысы. Сез - Уфа егетләре. Сөйләшүегезне әйтеп тә тормыйм, җырларыгызда да урыс акценты ярылып ята. Ни өчен татарча эстрадасын сайладыгыз? Бәлки урысча җырларгадыр?

- Юк, мин татар. Татарча җырлыйсым килә. Аннары... татар эстрадасына үтүе җиңелрәк.

Инде моннан соң да минем сорауларым калмаган иде. Сөйләшү тәмам. Әмма ишек янына барып җиткәч, продюсер кире борылып килде.

- Ә статья кайчан чыгачак?

- Чын сәнгать хакындагы язмалар гына бушка басыла. Ә шоу-бизнеска кереп киткәнсез икән, үзегез аңлыйсыздыр, бу - реклама.

- Акча түләргәмени?

- Әлбәттә. Бер атнадан шылтыратырсыз, мәкалә әзер булыр. Хакын реклама бүлеге белән килешерсез, - дидем дә, елмаеп җибәрдем. Чын күңелдән елмайдым, чөнки белә идем - бу кешеләр инде башка килмәячәк. Ике ай вакыт үтте, Аллага шөкер, күренгәннәре юк әле.


Р.S. Шулай да әлеге продюсерны тагын бер тапкыр очраттым мин.

Кайсыдыр концерт алдыннан фойеда сәнгать дөньясында билгеле кешеләр белән кул биреп исәнләшеп йөри иде...

Күрәселәре бар икән әле татар эстрадасының...
Читайте нас: