Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 август 2019, 11:20

Путин “5G”ны хәрбиләргә калдырды

3,4-3,8 гигагерц диапазонындагы ешлыклар Русиядә бишенче буын (5G) бәйләнеш челтәрен үсештерү өчен кулланылмаячак.

3,4-3,8 гигагерц диапазонындагы ешлыклар Русиядә бишенче буын (5G) бәйләнеш челтәрен үсештерү өчен кулланылмаячак. Владимир Путин шундый карар кабул итте. Бу хакта Демьян Кудрявцев гаиләсенең “Ведомости” гәзите яза.
Басма мәгълүматларына караганда, дәүләт башлыгы хәвефсезлек советы хаты белән танышкан. Хатта әлеге ешлыкларны еш кулланучы Оборона министрлыгына һәм “Роскосмос”ка калдыру дөресрәк булыр диелә.
3,4-3,8 гигагерц диапазонындагы ешлыкларны мобиль операторларга тапшыру тәкъдиме белән вице-премьер Максим Акимов чыккан иде. Әмма Оборона министрлыгы әлегә бу ешлыкларны гади гражданнар өчен “чистарту” иртәрәк дип белдергән. Моның урынына операторларга 4,4-4,99 гигагерц диапазонындагы ешлыклар тәкъдим ителде.
Белгечләр әйтүенчә, әлеге ешлыкларның сыйфаты 3,4-3,8 гигагерцныкына охшаган, әмма каплату радиусы азрак. Моннан тыш, бу ешлыклар өчен әлегә корылмалар җитәрлек түгел, һәм алар еш кына авиация электр корылмалары өчен кулланыла. Июльдә Deloitte аналитиклары корылмалары өчен артык зур чыгымнар таләп ителү аркасында Русиядә һәм Европада якындагы ун елда 5G технологиясе массакүләмгә әйләнмәячәк, дигән нәтиҗәгә килгән иде.
Читайте нас: