Эссе жәй вакыты. Бакчада бер 50 яшьләрдәге ир кеше "семейные трусы" киеп кенә бәрәңге күмгән җиреннән каршы як күршесенә кереп китә. Күрше хатынкай бакчада су сибеп йөри. Бу ирне күргәч, аптырап:
- Син, күрше, нишләп көпә-көндез трусик белән йөрисең? - дип сорап куя. Ә иркәй җавап итеп:
- Кигән булган идем шул - бигрәк эссе! - ди.
- Доктор, зинһар,тизрәк килегез! Хатынымның сукыр эчәге шартларга мөмкин!
- Борчылмагыз! Әле узган ел гына операция ясадык. Кешедә ике сукыр эчәк була алмый!
- Тапты сүз! Сукыр эчәк ике булмаса, икенче хатын була ала!
Укытучы мәктәптә дәрес алып бара. Тактада бәләкәй хәрефләр белән ике сүз язып куя: "гәрәфи һәм чыпчык". Балаларга сорау бирә:
- Балалар, бу ике сүздә нинди хата бар?
Беренче партада утырган кыз кулын күтәрә дә:
- Гәрәфи баш хәрефтән языла, чөнки ул кеше исеме.
Шул вакытта арттагы рәттә Вәли кулын күтәрә дә:
- Мин дә бер хата таптым! - ди. - Гәрәфие олы булгач, аның чыпчыгы да олыдыр инде ул,- дип әйтеп куя.