Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 август 2019, 13:35

“Син эшли торган эш түгел!”

РФ Хезмәт министрлыгы хатын-кызларга тыелган вазифалар исемлеген раслады

РФ Юстиция министрлыгы РФ Хезмәт министрлыгының 18 июльдә кабул ителгән карарын теркәде. Анда хатын-кызларга рөхсәт ителмәгән хезмәт төрләре турында сүз бара.
2000 елда булган версия белән чагыштырганда, ул вакытта 456 төр булса, бу юлы 100 һөнәр турында гына сүз бара.
Бу карар буенча инде хатын-кызлар дальнобойщик булып, руль артына утырып чыга ала, электропоезд машинисты, автомобильләр ремонтлаучы, авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист булып та эшли ала.
Кыскасы, хатын-кызларга бала табуга комачаулаучы зыянлы факторлар, һавада химик матдәләр булмаса, шул эшләрдә эшләргә рөхсәт ителә.
Безгә агач төпләрен чокырга да, төзелештә эшләргә дә, плитә ватарга да, иске биналарны сүтәргә дә, балта остасы булырга да, асфальтбетон салырга да, автогудронатор, бульдозер йөртергә дә, ташчы булырга да рөхсәт ителә...
Шулай итеп, закон буенча гүзәл затларга әле якын арада химик производствода, җир асты һәм тау эшләрен, металл эшкәртү, янгын сүндерүче, водолаз һәм йөк ташучы кебек һөнәрләрне генә ышанып тапшырмаячаклар.
Бу тыю күпме вакытка кадәр үз көчендә калыр,билгесез. Ирләргә дефицит сакланса, анда эшләргә дә рөхсәт итәрләр ханым вә туташларга, дип шикләнәм. Кызлар, егетләр булып калыйк! Безне әле зур эшләр көтә! Ә чынлап та гүзәл зат булып калыйк дисәк, Ходай Тәгалә биргән зур бәхетне сынап, малайлар тудырык, үстерик!
Читайте нас: