Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2019, 03:33

Каһарман очучыбызны хөрмәтләп

Узган ялларда, илебез буенча Хәрби-һава көчләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелде.

Узган ялларда, илебез буенча Хәрби-һава көчләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелде. Соңгы елларда, яңа төр хәрби очкычлар җитештерүгә аеруча игътибар бирелә башлады. Хәрби очкычларыбызның дөньякүләм танылу ала баруын, төрле күргәзмәләрдәге уңышлар һәм аларны сатып алырга теләүче илләрнең арта баруы да дәлилли.
Бу уңышларның нигезе, тәү чиратта, илебез Хәрби-һава көчләренең данлы тарихына бәйле. Горурланырлык тарихның нигез ташын салучы һәм Хәрби һава көчләре тарихында мәңгелеккә кереп калган якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевны шушы бәйрәм көннәрендә искә алмау мөмкин түгел. 17 нче август көнне Уфа шәһәренең Җиңү паркында Хәрби һава көчләре бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узачак. Тантана каһарман якташыбыз һәйкәленә чәчәк салудан башланачак.
Читайте нас: