Соңгы ике-өч елда автомобиль страховкалау тәртибе ничә тапкыр үзгәргәнен искә төшереп бетереп тә булмый. 2018 елдан полисны электрон рәвештә алу мөмкинчелеге булдырылды. Шул вакыттан водительләргә электрон полисның күчермәсен генә йөртү дә рөхсәт ителде. Якын киләчәктә полисның барлыгын смартфон аша гына күрсәтү дә җитәчәк, дип белдерәләр, Эчке эшләр министрлыгында.