Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 август 2019, 15:41

17 яшьтә бишенче бала?

2018 елда Русиядә 17 яшьлек биш хатын-кыз бишенче баласын тапкан.

2018 елда Русиядә 17 яшьлек биш хатын-кыз бишенче баласын тапкан. Икътисадның югары мәктәбе демография институты директоры Анатолий Вишневский хәбәр итүенчә, Русиянең кайбер төбәкләре өчен бу гадәти хәл. Былтыр шулай ук 12 яшьлек дүрт кыз беренчегә әни булган, 13 яшьлекләр 34 баланы дөньяга китергән, 14 яшьлекләр арасыннан 190ы –беренче тапкыр, дүртесе икенче тапкыр бәби алып кайткан.
Былтыр 15 яшьлек үсмерләр – 919, 16 яшьлекләр 2 925 балага гомер биргән.
Русия – зур ил, әйтик, Төньяк Кавказда кызларны бәләкәйдән кияүгә бирү очраклары бар. Русиядә балигъ булмаганнар белән җенси мөнәсәбәткә керү закон белән тыела һәм моның өчен җинаять җәзасы каралган.
Читайте нас: