Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 02:45

“Сыйфатлы трасса килеп чыккан”

Президент төбәктә юл үсеше дәвам итәчәк дип белдерде.

Калининград өлкәсенең юллар челтәрен үстерү дәвам итәчәк, дип белдерде Владимир Путин “ВАД” акционерлык оешмасы генераль директоры Валерий Абрамов һәм компаниянең директоры урынбасары Виктор Перевалов белән очрашуда. Компания җитәкчеләре дәүләт башлыгына Керчь, Феодосия, Симферополь, Бахчасарай һәм Севастополь аша узучы “Таврида” трассасы төзелеше хакында доклад ясадылар. Әңгәмә барышында компаниянең башка проектлары хакында да сүз барды, башлыча Калининградта күптән түгел генә сафка тапшырылган объект хакында. “Калининградта бик яхшы трасса килеп чыккан, ул сыйфатлы”, - диде В.Путин. Президент төбәктә юл үсеше дәвам итәчәк дип белдерде. “Калининград өлкәсендәге юллар челтәрен үстерү буенча планнар бар. Бу эшне дәвам итәчәкбез”, - диде Владимир Путин.
Читайте нас: