Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 01:57

Мошенниклыкның чиге юк

Дәүләт теркәвен үтәр өчен электрон имзаны да кулланып була иде.

Милек сатып алучылар, яки сатучылар электрон имза дигән төшенчәне яхшы белә. Моңа кадәр Дәүләт теркәве үтү өчен документларны электрон рәвештә генә дә тапшырып була иде. Әлеге документлар җыелмасын электрон рәвештә генә имзалап та булды. 13 нче августтан бу мөмкинчелеккә чик куелды.
Ил буенча электрон имза бирү буенча 500дән артык махсус үзәк эшләп килә. Теләгән һәрбер кеше, шунда паспорты белән барып, электрон имзасын терки ала. Ушлы мошенниклар электрон имзалар базасын урлап, яки ялган паспорт ярдәмендә электрон имзаны алып, милек хуҗасы урынына аның электрон имзасын куеп, милкен сатып җибәрә башлаганнар. Хәзер исә 13 нче августтан алып милек хуҗасы Росреестрга килеп, нинди дә булса милкен сату турында үз кулы белән гариза язарга тиеш. Бу мутлык аркасында фатирсыз калучылар арасында Уфа кешеләре дә бар.
Читайте нас: