Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 17:41

Мондый җәйгә сөенүчеләр дә бар

Быелгы җәйгә иң нык сөенүчеләр җылы кием сатучылар булган.

Быелгы җәйгә иң нык сөенүчеләр җылы кием сатучылар булган. Ни дисәң дә, аларның товары шәп үтә. Башка елны сентябрь урталарыннан сата башласалар, быел Русиянең күп төбәкләрендә июльдән үк җылы һәм яңгырда кия торган киемгә сорау арткан.
Wildberries онлайн-сәүдә мәйданы аналитиклары ачыклавынча, соңгы өч атнада ил буенча “дождевик” сату – 475 процентка, ветровка – 178 процентка, плащ – 149 процентка, резин итек сату 166 процентка арткан.
Читайте нас: