Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 13:36

Койма яңгырлар аркасында 15 сыер үлгән

Гафури районында 15 сөтлебикә кырылган дип хәбәр итә gtrk.tv.

Гафури районында 15 сөтлебикә кырылган дип хәбәр итә gtrk.tv. Юлык авылында аккан Зилаер елгасында таш күперне ремонтлаганга күрә, аның янында агач күпер салган булганнар. Шуның буйлап сыерлар көтүлеккә йөргән.
Социаль челтәрләрдә язуларынча, малкайлар кисәк кенә сү дәрәҗәсе күтәрелгәнгә һәм көчле агым сәбәпле елгадан чыга алмаган. Аларны су агач басма астына агызып киткән. Сыерлар берничә көн дәвамында акрынлап үлгәннәр, шуннан соң гына җирле халык чаң суккан.
Гаилә өчен сыерсыз калу кайгыга тиң инде ул, Аллаһ ярдәменнән ташламасын.
Читайте нас: