Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 август 2019, 15:57

Эшсезлек артачак

Алдагы ике-өч ел эчендә эш көчендә булган халыкның дүрттән өч өлеше эшсез калырга мөмкин.

Алдагы ике-өч ел эчендә эш көчендә булган халыкның дүрттән өч өлеше эшсез калырга мөмкин. Евразия конкурентлык институты һәм Strategy Partners консультация компаниясенең белгечләре мәгълүматлары буенча, бу хәл эш процессын актив рәвештә автоматлаштыру аркасында килеп туачак.
Мондый чынбарлык Русияне дә читләп үтмәячәк. Русия фәннәр академиясе социологы Леонтия Бызова фикеренчә, халыкның 65%ына яки 53 млн. кешегә эш югалту яный. “Югалып баручы” һөнәрләр исемлегендә бухгалтерлар, сакчылар, юристлар, почтальоннар, журналистлар һәм ЮХХДИ хезмәткәрләре.
“Калькулятор” функциясен үтәүче бухгалтерларны ПКда махсус программалар, сакчыларны саклау һәм күзәтү системалары алыштыра. Юрист һөнәре дә куркыныч астында, чөнки аларда нейрон челтәрләр белән эшләү осталыгы юк, ә андый программалар иск гаризаларын тизрәк һәм яхшырак әзерли дип белдерә экспертлар. Почтальоннарны – робот-курьерлар, журналист-копирайтерларны текст төзүче программалар алыштырачак. Ә ЮХХДИ хезмәткәрләре урынына юл буенда бүгеннән үк видеокүзәтү системалары “тезелде” инде. Моннан тыш, эшсезләр артуына кабул ителгән пенсия реформасы да йогынты ясаячак, диләр белгечләр.
Читайте нас: