Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 21:06

“Яшә, авыл!”

Узган ялларда Кушнаренко районының Ахлыстино авылында “Яшә, авыл!” бәйрәмендә шушы чараның исемен трактор һәм сабан белән зур итеп “язып” куйганнар.

Узган ялларда Кушнаренко районының Ахлыстино авылында “Яшә, авыл!” бәйрәмендә шушы чараның исемен трактор һәм сабан белән зур итеп “язып” куйганнар. Нәтиҗәдә язманың озынлыгы —150 метр, хәрефләрнең биеклеге 20 метр тәшкил иткән. Чараны оештыручылар шулай итеп флешмобка старт биргән. Әйткәндәй, флешмобның төп шартына ярашлы, шундый язма ясап, аның фотосын “#живидеревня” хештегы белән социаль челтәрләргә салырга кирәк. Авылда мондый бәйрәм беренчегә генә үтмәгән. Ә быел бәйрәмгә килүчеләр җыр һәм биюләр, курчак театрына тамаша кылганнар, ярминкәдә йөреп хушланганнар, саф һавада чәй белән сыйланганнар. Авыл бәйрәмендә шулай ук халык кәсепләре буенча мастер-классларга тамаша кылу форсаты оештырылган, олылар һәм балалар өчен уеннар булган, призлар уйнатылган.
Читайте нас: