Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 20:49

Табигать аптырата

Аллаһым сакласын, әллә ниләр күрсәтә.

Кытайда җил бер кешенең машинасының алгы пыяласына теп-тере сигезаякны китереп чәпәгән. Чәпәр дә шул. Ул вакытта җил секундына 50 метр тизлектә искән бит. Мескен су җәнлеге дә көчле җилдә селкенә алмыйча, шул пыялага ябышып торган. «Лекима» супертайфуны шундый бүләк ясаган.
Чжэцзян провинциясендә шимбә иртән башланган тайфун ахырда себер ягына киткән. Соңгы мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар да бар. 49 кеше үлгән, дистәләгән кеше хәбәрсез югалган.
Приморьены да урап узмаган ул - дистәләрчә бакча һәм дачаларны су баскан.
Читайте нас: