Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 15:15

“Пальчики оближешь!” помидорлары рецепты

Бу маринадлы помидорларга көнбагыш мае салына. Помидорлары йомшак кына килеп чыга.

Әзерләү тәртибе:

Банка төбенә укроп (зонтик), петрушка бәйләме, сарымсак (кем күпме ярата) салырга.

Зур помидорларны бүлеп яисә бүлмичә банкага тутырабыз да өстенә боҗралап киселгән суган тезәбез (1 банкага зур булмаган 1 баш суган).

Бигүк кайнар булмаган маринадны помидорлар өстенә коябыз да, 15 минут сулы кәстрүлдә утта стерилизация ясыйбыз (вакытны су кайнап чыкканнан алып исәпләргә). Тимер капкачлар белән ябар алдыннан 3 литрлы банкага 3 аш кашыгы көнбагыш мае тамызабыз.


Маринад

3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр, 4-5 данә хуш исле борыч, 4-5 данә кара борыч (борчагын), 4-5 данә гвоздика, 4-5 данә дәфнә (лавр) яфрагы, стаканның ¼ өлеше 9% аш серкәсе салабыз. Кайнап чыккач, бераз суынгач помидорлар өстенә коябыз.
Читайте нас: