Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 14:11

Кемнәр аңлар хәлеңне, авылдаш?..

Эреле-ваклы түрәләр, язучылар, журналистлар, җырчылар, биючеләр, дәвалаучылар, укытучылар, эшчеләр - кыскасы барысы да диярлек авылдан чыккан.

Эреле-ваклы түрәләр, язучылар, журналистлар, җырчылар, биючеләр, дәвалаучылар, укытучылар, эшчеләр - кыскасы барысы да диярлек авылдан чыккан. Кемдер беренче буын, кемдер икенче... Тик ничек кенә булмасын авыл тормышы белән таныш, яхшы таныш кешеләр. Шуңа күрә барысын да авылдашлар дияргә мөмкиндер. Әйе, акыллы сүзләре, файдалы киңәшләре белән синең нервыңа тия торган, авыл тормышын синнән яхшырак “белгән” һәм шәһәрдә яшәгән авылдашларың була алар.
Искә алганың бар микән, әвәли-шәвәли заманнардан ук килгән “авылда ичмасам сөте-мае, ите-йоны, күкәе үзенеке” дигән алтын сүзләрне бүген “тырышсаң, авылда яшәргә була” дигәне алыштырды. Кемнәр генә әйтми аны?! Президенттан алып, кичә диплом алган яшь журналистка кадәр авыл турында сүз чыкса, җөмләсен шулай дип башлый яки тәмамлый. Басым ясап та куя әле: бөтен хикмәт тырышуда ди. Син тырышсаң, игеннәр шаулап үсәчәк, бәрәңгеләр йодрык кадәрле генә түгел, баш кадәрле булачак, тавыкларың үрдәк, ә үрдәкләрең каз чаклы булачак. Сыер малын әйтеп тә тормыйм инде. Көненә өчәр савып алырлык буладыр, мөгаен. Боларның барысын да ишеткәндә, синең саруларың кайный микән, авылдаш? Эчеңдә җаның булса, кайныйдыр.
Яздан “бисмилла”ларыңны әйтеп, бәрәңгеңне, суганыңны утыртасың. Чөгендер белән кишерләреңне чәчеп чыгасың. Бераздан тышта кар эреп бетмәс борын тәрәзә төпләрендә урын алган тартма-тартма помидор- кыяр-кәбестәләреңне чыгарып утыртасың. Кайсын теплицага, кайсын турыдан җиргә. Шөкер, кибетләрдә орлыкларга кытлык юк. Кабакның да төрлесен, карбыз-кавынның да безнең якта үсә торганнарын гына сайлап аласың. Борчак, фасоль, көнбагышларын да рәт-рәт итеп тезәсең. “Шытып чыксалар ярар иде. Тернәкләнеп китсәләр, ярар иде” дип иртәсен-кичен телисең. Ә бакчаңдагы беренче яшел үсентеләрне күргәч, эчеңә җылы йөгерә. “Аллага шөкер!”- дисең. Әмма шулай канатланып йөргән чагыңда ап-ак кырау төшеп, колорадо кондызын атландырып чыгып килгән чәнти бармак озынлыгына чак җиткән бәрәңгеләрне дә, кыяр-помидорларыңны да кара көйдерә. Бер генә төн төшсә икән! Кат-кат төшеп, синең мул уңышка булган өметеңнең бер кисәген каерып сындырып ала.
Ярый, Ходай язганы шулдыр дисең. Кыраулар үткәч, шифалы яңгырлар көтеп, күккә багасың. Яңадан борын төрткән бәрәңгеләреңә файда булыр иде дисең... Күкләр кызганып, бер-ике рәт яңгыр җибәрсә, янә канатлар үсә үзеңә. Кырауларга бирешмәгән чияләр, алмагачларга да күзең төшкәли башлый. Шау чәчәк аттылар, җимеше мул булыр, дисең. Ә аларны кара бөҗәкләр баса. Даруын да, агуын да сибәсең – тырышасың. Файдасы тия, әлбәттә, әмма алда озын җәй бар бит әле. Яңгырсыз тилмерткән эссе җәй булса, син һаман тырышып, чиләк-чиләк су ташып сибәсең. Корып ярылган җиргә синең бер чиләк суың да “течт” итеп теш арасыннан төкерүгә тиң, әмма карап торып булмый бит. Ә быелгы кебек “көйсез кияүдән болайрак” җәй булса, бакча-ындырыңа карап, тагын ярты чәчең агара. Җитмәсә, ел саен бер афәт чыгып тора: әле саранча баса, әле кыр күбәләкләре. Әледән-әле барлыкка килгән яңа, таныш түгел корткычлар, Американың ужас киноларындагыча, күңелеңә шом сала. Алар белән чагыштырганда колародо коңгызлары таныш һәм газиз кебек тоела инде. Дистә еллар дәвамында үзәкләреңә үтеп җиләткән бу бөҗәкләрне “тәтәй кашыкларыбыз!” дип сөярдәй булдың шикелле. Ичмасам, анысына каршы көрәшү ысулларын беләсең. “Үзебез үк агулап ашыйбыз” дип уфтансаң да, агуларын алдан сатып алып, “дошманнар”ны әзер булып көтәсең. Тик елдан-ел алар синең агуыңа каршы торучанлыгын арттыра. Инде килеп бәрәңгенең үзен агулап утырта башладың. Әмма файдасы аз... Кыраудан соң зәгыйфь кенә булып күренә башлаган бәрәңге сабагын саклап калырга теләп мүкәйләп кортын җыюга күчәсең. “Өф-өф” итеп үстергән бәрәңгеләрең инде чәчкә атты дигәндә генә җил-давылын туздырып, гарасәт килә дә бозлы яңгыры белән бакчаңны “утый” да чыга.
Әнә шулай теге баш кадәрле булырга тиешле бәрәңгеләр тавык йомыркасы чаклы да була алмый. Ә чүбе үсә, коры дими, яңгыр дими, давыл дими... Бер башыннан утап килеп чыгасың, икенче башыннан кереп китәсең. Тырышмыйсыңмы әллә? Тырышасың бит!!!
Яз башында иң эре бройлерлар дип сатып алып, сабый бала урынына тәрбияләп, карга-козгыннан күз карасыдай саклап үстергән чебешләреңнең гади тавык икәнен, ә “утка-гусь” дигәннәренең гади үрдәктән берни белән дә аерылмаганын күргәч тә, уфтанудан ары берни калмый... Инде исән-имин үстеләр дигән казларыңны төлке буса, көтүсез калган сарыкларыңны кыргый эт ашаса, күршеңә сөйләп зараланасың да, тагын тырышасың...
Кайчандыр «печән» белән «урман» янәшә йөри торган сүзләр иде. Хәзер халык урманда печән чабуны онытып бара. Кул көченнән бигрәк, техника ярдәмендә эшлиләр анысын. Акчаң гына булсын: чабып-җыеп та бирәләр, кайтарып та бушаталар. Бер эшең җиңеләйде ичмасам. Әмма моны да шунда ук күреп калып, үз фикерен белдерергә ашыгучылар табылды.
“Хәзер “мин печән ашамыйм” дигән сүзләрне шәһәр кешеләреннән генә түгел, авылныкылардан да еш ишетергә була. Чөнки анда мал асрарга атлыгып тормыйлар. Сыер койрыгына ябышып яту бетте”, – дип шелтәләргә керештеләр. Тик ни өчендер җиленендә үк сөте ачый башлар чиккә җиткән сыерыңны савып, сөтен көлкеле хакка сөт җыючыга тапшырганыңны исәпкә алучы юк. Яшьләрнең мал асрамавын да ялкаулыкка гына кайтарып калдыралар... Ә аның төп сәбәбен син генә беләсең, авылдаш.
Күптән түгел ялан кадәр өй салып, һәр бүлмәсен, һәр почмагын үзләре теләгәнчә төзеп, рәхәт тормышка өметләнгән күршеләрең район үзәгеннән фатир алып күченеп китте. Чөнки авылда башлангыч мәктәп кенә калган, ә бераздан анысы да ябылачак диләр... Ә бит тырышырга әзер иде алар! “Тырышсаң, авылда яшәргә була!” дигәнгә ышанып, өйләнешкәч, шәһәргә китми калганнар иде... Тик аларның ике балаларын аякка бастырасы, укытып, кеше итәсе бар. Әмма, кызганычка каршы, җәй саен ябылу куркынычы астында калган авыл мәктәпләрендә белемнең сыйфаты кимегәннән-кими. Һәрхәлдә район үзәгендә (шәһәрне әйтеп торасы да юк) укучы көнне төнгә ялгап, теге яки бу фәнне үзләштергәндә, авылдагы яшьтәше дүртъюлык шигырь ятлап, “бишле” ала. Юкса, һәр икесе дә Русия гражданы, һәр икесе дә төпле белем алуга тигез хокукка ия. Алар арасында бары тик бер генә аерма бар: беренчеләре алдарак әйтелгән “тырышсаң, авылда яшәргә була!”дигән матур сүзләрне әйтәчәк, икенчеләре – тыңлаячак. Ләкин ничек булмасын алар гомерлеккә авылдашлар булып калачак...
Читайте нас: