Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 14:16

Көтү көткәндәге уйлар (Уены-чыны бергә)

Һәр кеше үзе туган мохиттә генә чын мәгънәсендә ял итә ала, ди. Шул сүзләргә ышанып, мин дә әти-әни янына авылга кайттым. Рәхәт анда. Беренче ике көндә. Ә аннары... Әнә шул «аннары»ның берсе — көтү көтү турында булыр бу язма.

Һәр кеше үзе туган мохиттә генә чын мәгънәсендә ял итә ала, ди. Шул сүзләргә ышанып, мин дә әти-әни янына авылга кайттым. Рәхәт анда. Беренче ике көндә. Ә аннары... Әнә шул «аннары»ның берсе — көтү көтү турында булыр бу язма.
Шәһәрдә каләмнән авыррак нәрсә күтәрмәгәнлектән, печәнне эшләп бетерүгә минем урман ягына карар рәтем калмаган иде инде. Тик үч иткәндәй сыер көтүе чираты нәкъ безгә килеп терәлгән. Көн буе колак төбендә безелдәп, төн буе төшләргә кереп саташтырган чебен-чирки-кигәвеннәр искә төшү белән, әни янына киттем. «Көтүче генә ялласак, ничек булыр икән? Акчасын үзем бирер идем,»— дим. Әни миңа бер елмаеп, бер жәлләп карады да: «Балам, көтүчегә 500 сум түләргә кирәк, ике кеше ялласаң — 1000 була» — диде. Сөйләшүне ары таба дәвам итүнең кирәге юк иде. Ярый, саф һава сулап булса да кайтырмын, гомерендә көтү көтмәгән кеше түгел ләбаса мин.
Иртәгәсен таң белән торып, болытлы күккә карый-карый, «ә бәлки яумас» дигән өметләр белән, олы күсәк тотып чыгып киттем.
Көтүчесен әйтер идем инде. Табигать кочагында йөреп кайткан өчен шулкадәр сорамаса соң...
Ә табигать матур бездә. Җанга үтеп котырган безелдекләр булмаса, кайтасы да килми. Чын микән, түгел микән, бер легенда буенча шуларны иблис бар иткән ди бит. Бүгенге кебек кенә түгел, эт зурлыгында булганнар, имеш. Кешеләрне үтерә язып җәфалауларын күргәч, Ходай үз балаларын кызганып, теге канэчкечләрне кечерәйткән, ди. Тик нигә ул аларны юк итмәгән — монысы легендада әйтелми. Күрәсең, кешеләр андый җәйге сәхрәгә лаек түгел. Моның серен бәлки Израильдә беләләрдер. Анда чиркиләрне үтерергә ярамый, бары тик куып җибәрергә генә ярый ди бит. Чиркиләре аздыр инде... Эх, безгә китерергә иде шуларны. Утырырлар иде куып...
Әллә болытлы җилле көн булганлыктан, әллә үзем «яңгыр яуса яусын, чиркиләр булмасын» дип теләгәнлектән, канэчкечләр юк иде. Шуңа күрә сыерлар да тыныч кына мыш-мыш килеп үлән кимерде, үзебез дә җай гына алар артыннан йөрдек. Басуга керә дип куркасы юк, басу күптән артка чигенгән. Уңга барсаң да була, сулга барсаң да була — көтүчегә дә, сыерларга да хөррият!
«Яңгыр яуса яусын..» дип артыграк теләнеп ташлаганмын бугай. Бер сәгать булды дигәндә яңгыр сибәли башлады. Ни утырырга, ни йөрергә үлән юеш. Ә атлы казак кебек басып торсаң — өшетә.
Җәе бит аның көйле кияүдән болайрак быел. Кичә — кояш, бүген — яңгыр, ә иртәгәсен бер Ходай белә. Элекке кебек эссе кояшлы көннән соң җылы яңгыр яумый, яңгырдан соң да җылы кояш чыкмый. Табигатьтә логик бәйләнеш өзелде. Метеорологларның «безнең як климатында күчеш булды: кыш — язга, яз җәйгә таба шуышты. Шуңа күрә бер айга соңлап киләләр хәзер» дигәннәренә ышанып, июльдә җәй булмасмы дип көтеп ятуларыбыз да бушка булды. Буталды табигать, буталды. Шулай ук галимнәрнең «сәнәгать үсешеп, атмосферага пычрак газлар күбрәк очкан саен, Җир шарында үзгәрешләр артачак» дигәннәре чынга аша микәнни?.. Ичмаса, сәнәгать үсешкән илләр рәтендә дә түгелбез. Бу кадәр «обидно» булмас иде. Ә болай йөре инде, кайдадыр (АКШда, мәсәлән) рәхәттән симергән бай абзый аркасында җәйге челләдә өши-туңып көтү көтеп...
Туплауга төшәр вакыт якынлашкач, яңгыр тагын да көчәя баруын күреп, кызуларга булдык. Сыерларның тамагы тук ул, ә безнең учак ягып, чәй кайнатасы бар. Җәйге көннең яңа үзенчәлекләренә өйрәнеп бетә алмыйбыз шул. Термуслап күтәреп чыгасы гына булган да соң. Хәер, аны көнозын күтәреп йөрергә дә рәхәт түгел инде. Ни булса, шул булды, тотындык учак кабызырга. Мин зонтик белән ышыклап торам, әти каен тузы ягып, чыбык киптерә. Төтен бар! Ут юк...
Кычкырып елыйсың мыни инде менә. Нишләпләр йөримдер мин монда!
Минем шул төтенгә чәчи-чәчи мөлдерәп карап торуга, әтинең учак янына тезләнепләр тырышуына сәгать ярым булды дигәндә чәй кайнады! Кайсыдыр изге җаны безгә кадәр эшләп киткән, әмма кайсыдыр икенче изге түгел җаны җимергән куышның агачларын җыеп, янә куышка охшатып кордык та, шуның янына өстәге кәжәнне (бездә шулай диләр инде) җәеп, утырып чәй эчтек. Кичә аертылган каймакны ипи өстенә ягып, кайнар чәйгә сөт салып эчеп җибәргәч кенә, яшәү дәрте кайтты үземә. Юкка йөрмим ләбаса, моның өчен бер-ике көн түзәргә була.
Уйлап карасаң, ул кадәр күп тә сорамый инде. Көтүчене әйтәм. Үз сыерың өчен чират үткәргәндә хәлләр бетә әле монда. Ә ул синең сыерың өчен чыга. Очсызга өшеп-чыланып йөрергә «әбәзен»мени? Юк, әлбәттә.
Җиңел түгел көтү көтү... Ә авылда нәрсә җиңел соң ул? Телевизор күрсәтә дә ул «домик в деревне», янәсе, эфирда кефир. Кефирын түгел, сөтен дә тиешле хак белән саталмый авыл апасы…
Туктаусыз койган яңгыр суы куышка агып кергәндә шундыйрак уйларга батып утыра идем. Кояшлы көнне рәхәт тә ул, туплауга керү белән яшел үләнгә сузылып ятып йоклыйсың. Ә менә мондый яңгыр астында аякка көч килә. Торасың басып, катып...
Һаман үзебезнең бәхетебез бар икән әле, барлыгын. Туплаудан чыгар вакыт җиткәндә күкнең тишелгән җире ямалды. Болытлар арасыннан, ниһаять, кояш күренде. Әле ике көн элек кенә әлеге дә баягы шушы сыерларга кышын ашарга дип печән әзерләп йөргәндә, аяусыз нурлары астында яна язгач, кояшны күрүгә шулай шатланырмын дип уйламаган идем. Ә шатландым. Соңгы җебенә кадәр чыланган киемнәрнең кибеп бетүенә өмет булмаса да, һич югы суы тамып тормас.
Сыерлар ачыгып чыкты микән, юеш үләндә йөрүдән кызык таптылар микән, башкача туктап тормадылар. Әле бер башка, әле икенче башка тик йөрделәр. Әйтерсең, алда, әнә алда гына аларга тәмле үлән үстереп куйганнар. Ә тирә-якта үлән шундый яшел иде. Агачлар да яшел. Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк! Әллә нинди кошлар кычкыра, кайсыдыр үзенчә сайрарга маташа. Тыныч, рәхәт. Шушы матурлык янында яшәгән өчен генә авыл кешесе барысына да түзәдер инде ул. Үзе дә сизми шуннан гына көч алып яшидер.
Ел дәвамында үпкәгә утырган Уфаның тузан-газ-корымнары бер көн эчендә җуелды бугай. Саф һава сулышымны иркенәйтеп җибәргәндәй булды...
Бу минем көтү көткәндәге соңгы уйларым.
Ә юешләнгән киемнәрне сөйрәп, олы итек белән биек үләнне ера-ера сыерлар артыннан авылга таба атлаганда минем ни хакында булса да уйларга хәлем бөтенләй калмаган иде инде. Хәер, көтүчене уйладым... Көтү чиратына чыкканы өчен ния шулкадәр очсыз ала икән дип...
Читайте нас в