Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 14:25

Әбҗәлилдә зур ферма төзеләчәк

Әбҗәлил районында 800 баш савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган сөтчелек-товар фермасы төзеләчәк.

Бөтенрусия инвестсабантуе кысаларында БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Файзрахманов һәм “Красная Башкирия” АПКсы рәисе Раил Фәхрисламов инвестиция килешүенә кул куйган иделәр. Шуңа ярашлы Әбҗәлил районында 800 баш савым сыерына исәпләнгән роботлаштырылган сөтчелек-товар фермасы төзеләчәк.
Әлеге проектны тормышка ашыру ел саен евростандарт таләпләренә җавап бирүче югары сыйфатлы 9 мең тонна сөт җитештерү мөмкинлеген бирәчәк. Инвестицияләр күләме 460 миллион сумнан артып китә.
Бүгенге көндә бу җәһәттән җитди эшләр башланган да инде: роботлар кайтарылган, корылмаларны урнаштыру эшләре бара
Читайте нас: