Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 август 2019, 13:16

3 көн урманда адашып йөргәннәр

Урманда адашкан хатын белән бала 3 көннән соң гына ярдәм сорап сигнал бирәләр.

Урманда адашкан хатын белән бала 3 көннән соң гына ярдәм сорап сигнал бирәләр. Бу хакта «Лиза Алерт Башкортостан» эзләү отрядының социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Моңа кадәр “Башинформ” Чиләбе өлкәсенең Миньяр авылында иртән 9 августта бер хатын туганының кыз баласы белән җиләккә китүен язып чыккан иде. Шуннан бирле алардан бер хәбәр дә булмый. Туганнары кайгыра башлый. Полиция һәм волонтерлар берничә көн аларны таба алмый. Кичә хатын белән кыз баланың исән-сау булуы билгеле була. Алар адашкан һәм урманнан чыга алмый йөргәннәр.
«Лиза Алерт Южный Урал» эзләү-коткару отряды хәбәр итүенчә, хатынның мобиль телефонының зарядкасы “төгәлрәк локализация” өчен җитеп бетмәгән. Әмма хатын кайда икәнлекләрен аңлата алган, кыз белән исән-сау булуларын да әйткән.
Соңрак кыз бала белән хатын үзаллы Мясниковка авылына чыгулары хакында билгеле булды.
Читайте нас: