Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2019, 18:19

Яшәсен ватсап!

...Күз ачып йомганчы ватсапка ул язган хәбәр килеп чыкты: “Щиганнар! Ищек ачма!”

Үткән атнада авылга түткәйләргә кунакка кайттым. Түткәй, үзе әйтмешли, быел җитмешен арканлады. Шулай булуга карамастан, яшьлегендәге җорлыгын, шаянлыгын, рәхәтләнеп кеткелдәп җибәрә белү сәләтен югалмаган әле.
И-и-и, рәхәтлеге шул түткәйдә! Балачакка кайткандай булам: ихатада тавыклар, ишек төбендә – сөт көтеп утыручы мыраубикә, өйдә – хан заманыннан калган, әмма һаман да бер дигән “кәккүкләп” торучы күкеле сәгать. Тәрәзә төбендә – песи гөлләре. Идәндә – түткәй куллары бәйләгән озын палас телемнәре.
Балачак дигәндәй, без үскәндә авылдагы барлык яңалыкны иртән көтү куганда, соңгыларын кичен көтү кайтканда белешәләр иде. Кемнең малае кемнең кызын озаткан? Болай гына озатканмы, әллә берәр ният беләнме? Фәләннәр таналарын үгезгә алып барганмы? Төгәннәр ничә чебеш, ничә каз бәбкәсе сатып алган? Дискотекадан соң клуб алдында кемнәр сугышкан? Мәктәп директорының бакчасына кем төшкән? – боларның барысы турында да күрше-тирә апалар, малкайларны көтүгә озаткач, капка төпләренә җыелышып, тәмләп-тәмләп сөйләшә торган иделәр.
Хәзер хәлләр икенчерәк икән. Замана җилләре авылга килеп җиткәнгә, кем әйтмешли, биш былтыр. Түткәйдә дә хәзер – плазма телевизоры, кәрәзле телефон. Аның да ниндие әле – сенсорные! Мин түткәйне сотовыйдан файдалана белми дип бик нык ялгышканмын икән. Ничекләр генә белә әле! Егылыплар китәрсең.
...Менә иртән торып, чәй эчәргә җыенуга, моның телефоны чыркылдап та җибәрде. Кемдер шалтырата дисәм, смс-хәбәр булып чыкты. Түткәй күзлеген танау очына элеп, экранга карап алды да:
- Наныем, бар, тиз генә капканың келәсен элеп кер! – дип боерды.
- Ник, түткәй? – дим, аптырап.
- Әнә, урам буйлап чегәннәр йөри, ди. Сәкинәгә дә шакыганнар. Ачмаган. Без дә ачмыйбыз! Йөрмәсеннәр монда фәрештәләр качырып... Бар, дим! Капканы биклә!
- Ә каян белдең чегәннәрнең йөргәнен?
- Менә бит Сәкинә ватсаптан язган.
- Кайдан?!
- Иии, сакбайбикәм, ват-сап-тан! Бөтен яңалык шунда бит. Бик уңайлы. Ачтың, укыдың. Менә кара.
Мин телефон экранына текәлдем. Чыннан да, ватсап! Исемлектә иң беренче булып Сакина тора. Ялгышмасам, күрше апага да җитмеш бишләр тирәсе. Сакина дигән урынга бармак белән төртәм. Күз ачып йомганчы ул язган хәбәр килеп чыкты: “Щиганнар! Ищек ачма!”
Ачкан авызымны ябарга өлгермәдем, телефон тагын бер чыркылдады. Бу юлы хәбәр авылның югары очында яшәүче Нәсимә түтидән булып чыкты. “Балалар катты. Кущтанач итеп ебэрергэ каймак кирэк. Кемдэ бар?” дип сораган.
Ныклабырак карасам, авылдаш апалар, түткәйләр ватсапта “Каенлык сандугачлары” дигән төркем ачканнар да, авыл яңалыклары белән шунда бүлешеп, бер-берсеннән киңәш сорап, хәл белешеп торалар икән. Бер сүз белән әйткәндә, болар чат оештырганнар! Исемен дә тапканнар – авыл исеме Каенлык булгач, “Каенлык сандугачлары” дип кушканнар. Күз кырыем белән карап чыктым – төркемдә Сакина, Насима, Ябалак Анфиса, Какрешкэ Таскира, Убыр Алифа... Барлыгы 18 “сандугач”.
Аптыравымнан сүз әйтергә өлгермәдем, “сандугач”лар чатында Ябалак Анфисадан хәбәр килеп төште: “Алифадан каймак алма! Аныкы сыек...”. Әлифә апа да җавапсыз калмады: “Нәнәй сыекны күрсәтермен мин сезгә дияргә кушты. Күкәй сорап килерсез әле, диде...” Әлифә апа өчен оныгы язып җибәргәнлеге аңлашылып тора иде.
Менә шулай көн дәвамында ватсап аша кемдер каймак сатты, кемдер күкәй алды, кемдер “балаларга кунакка барам, өйне карап торыгыз әле” дип үтенде, кемдер пенсия арттымы дип кызыксынды, кемдер кызына кияү эзләде, кемдер алкаш киявен сүкте...
Көн кичкә авышты. Эшлисе эшләр эшләнгән, кичке аш ашалган, тәмле чәйләр эчелгән иде. Телевизор алдына утырып, түткәй әйтмешли, ментлар турында кино карагач, Каенлык сандугачлары бер-берсенә тыныч төннәр, изге теләкләр теләп, укыйсы догаларын укып, тәһарәтләрен алып, иртәгәсе көнгә кадәр хушлашты. Иртәгәсе көннең дә ватсаптан башланачагы көн кебек ачык иде.
Читайте нас: