Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2019, 03:28

Путин кемгә ошамаган?

РФ Президенты Владимир Путин Кырымга “Төнге бүреләр” мотоклубы оештырган “Вавилон шәүләсе” исемле халыкара байк-шоуда катнашкан

РФ Президенты Владимир Путин Кырымга “Төнге бүреләр” мотоклубы оештырган “Вавилон шәүләсе” исемле халыкара байк-шоуда катнашкан. Ул анда "Урал" мотоциклына руль артына утырып барган.
Бу Украина җитәкчеләрен дулкынландырмый калмаган. Илнең чит ил эшләре министры чираттагы протестын белдергән. “Бу сәфәр Украина властьлары белән килешенмәгән һәм дәүләт суверенитетын тупас бозу булып тора”, - дигәннәр анда.
Путинны бу бәйрәмдә Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән Севастополь губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Михаил Развожаев озатып йөргән.
Читайте нас: