Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 август 2019, 12:48

Нинди серләр алып китте “Курск”?

Курск фаҗигасенә дә 19 ел тулды...

1980 елда танылган күрәзәче Ванга беренче карашка лөгатькә сыймаслык фараз әйткән. “1999 елның яки 2000 елның августында Курск су астында калачак һәм бөтен дөньяны кайгыга салачак” дигән ул. Аның бу сүзләренә ул вакытта игътибар итүче дә булмый. Чөнки сүзнең диңгездән ерак утырган Курск шәһәре турында түгел, су асты көймәсе хакында барганлыгын берәү дә белми әле... Кызганычка каршы, күрәзәченең сүзләре чынга аша. 2000 елның августында бөтен дөнья Баренц диңгезендә К-141 «Курск» су асты көймәсенең фаҗигагә юлыгып, хәрби диңгез флотының 118 солдаты һәлак булуын күзәтә. Шартлап өзелми өмет, йөрәкләрне сыкратып, сызлатып сузылып өзелә... Коры җирдә калган тормыш иптәшләре, әти-әниләре, туганнары, балалары газиз кешеләрен коткара алуларына өметләнеп атна буе көтәләр. Алар белән бергә телевизор каршында бөтен ил көтә... Тик өметләр акланмый: диңгез төбеннән “азбука Морзе” белән ярдәм сорап шакулар тына. Ракета йөртүче крейсер белән бергә барысы да һәлак була. Дөнья тарихында тыныч вакытта диңгез флоты солдатлары күпләп үлүенең икенче очрагы була бу. Ике дистә елга якын вакыт үтсә дә, “Курск” фаҗигасенә бәйле сәер серләр ачылып бетмәде. Хәер, алар инде беркайчан да ачылмас...

Фаҗига хронологиясе

2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә Советлар Союзы таркалганнан соң үткәрелгән беренче иң зур укулар башлана. Сценарийда төп рольләрнең берсен “Курск” башкарырга тиеш була. Кораб белән 1 ранг капитаны Г.П. Лячин җитәкчелек итә. Укулар барышын күзәткән хәрбиләр тиешле вакытта атака булмавын искә ала. 17.30 су асты көймәсе капитаны укулар барышы турында доклад бирергә тиеш була, әмма бәйләнешкә чыкмый. 23.00 сәгатьтә икенче тапкыр да бәйләнешкә чыкмагач, җитәкчелек эшнең җитдилеген аңлый. Ярты сәгатьтән соң авария хәле турында игълан итәләр.

Икенче көн таңы (13 август. Якшәмбе.) “Курск”ны эзләүдән башлана. 4.51– “Петр Великий” крейсерының эхолоты диңгез төбендә “аномалия” тотып ала. Бу – “Курск” була. Иртәнге 10.00да фаҗига урынына беренче коткаручылар корабы җибәрелә.

14 август. Дүшәмбе. Хәрби диңгез флоты “Курск”ның батуын хәбәр итә. Тәүдә алар көймә белән радиобәйләнеш бар ди, соңрак бу сүзләрдән баш тарта. Экипаж белән бәйләнеш “шаку” аша диләр. 14.00 – НТВ субмаринаның борын өлеше батуын хәбәр итә.

15 август. Сишәмбе. Көчле шторм коткаручыларга эшләргә мөмкинлек бирми. 09.00 – хәрбиләр экипажның акустик сигналлар бирүен, аларның исән булуын, Русия флотының үзаллы, чит илләрне җәлеп итми генә коткару эшләрен башкара алачагын хәбәр итә. 15.00-18.00 – Шторм тынгач, коткару эшләре башлана. Хәрби диңгез флоты вәкилләре “Курск”та кислородның аз калуын әйтә. 21.00 – суга беренче коткару капсуласы төшерелә. Әмма бер сәгатьтән көчле шторм аркасында эш туктатыла.

16 август. Чәршәмбе. 15.00 – хөкүмәт комиссиясе башлыгы, беренче вице-премьер Илья Клебанов су асты көймәсендә тормыш билгеләре юк, ди. 16.00 – Мәскәү рәсми рәвештә Лондон белән Ослодан ярдәм сорый.

17 август. Пәнжешәмбе. Алты тапкыр коткару капсуласын люкка тоташтырырга тырышып карыйлар. Әмма һава торышы мөмкинлек бирми диләр.

18 август. Җомга. Чираттагы коткару эшләре уңышсызлык белән тәмамлана. Көймәдәге солдатлар язмышы хакында мәгълүмат элеккечә төгәл түгел. ВМФ матбугат хезмәте җитәкчесе “Курск”тагы хәл кискенлекнең “яр ягында” булуын әйтә.

19 август. Шимбә. Кырымнан Мәскәүгә кайткан Владимир Путин атомоходтагы егетләрне коткаруга өмет бик аз кала дип белдерә. 17.00 – Төньяк флоты штаб начальнигы адмирал Михаил Моцак “Курск”та исән калучылар юк дигән белдерү ясый.

20 август. Якшәмбе. Коткару эшләренә Британия һәм Норвегия коткаручылары кушыла. 12.30 – Норвегиянең робот-манипуляторы су асты көймәсенә төшеп җитә.17.00 – Норвегия водолазлары люкны борса да, капкачын ача алмый. Әмма шлюз камерасында кеше бар бугай диләр.

21 август. Дүшәмбе. Норвегия водолазлары люкны ача. Әмма шлюзда кеше булмый. 17.00 – Михаил Моцак рәсми рәвештә “Курск” экипажының һәлак булуын игълан итә.
Читайте нас: