Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2019, 17:47

Яшелчәләрдән ассорти

Кышкылыкка бик тәмле маринадлы яшелчәләр рецепты тәкъдим итәм.

Кирәк:

3-4 кыяр, ( бөтен килеш),

1 керән тамыры,

3-4 тырнак сарымсак,

1-2 кишер (түгәрәкләп киселә),

2-3 болгар борычы, (озынча итеп турала),

4-5 помидор (тулысынча салына),

Кәбестә (зур кисәкләргә турала),

1-2 суган ( түгәрәкләп турала),

1 бәйләм укроп (зонтик) һәм петрушка.


Маринад:

1,5 л кайнап торган суга: 2 аш калагы тоз, 4 аш калагы шикәр комы, 0,5 стакан 9% аш серкәсе салабыз.


Әзерләү тәртибе: 3 литрлы банкларны юып, стерилизация ясап, яшелчәләрне катлам- катлам банкаларга тутырабыз, өстенә кайнар су коеп, 15 минут тотабыз, кире бушатып, түгәбез. Кайнап торган маринадны банкага коябыз, стерилизацияләнгән капкачлар белән ябып, банкаларны әйләндереп, җылы итеп каплап, 1 тәүлек тотабыз. Ассорти әзер, ашларыгыз тәмле булсын!
Читайте нас: