Юл хәрәкәтен күзәтеп яздыра баручы камераларга страховкасыз йөрүчеләрне ачыклый алырлык программа эшләнә башлавы хакында, узган елдагы бер материалымда язган идем инде. Бүгенгесе көндә андый программа эшләнеп бетеп, Мәскәү шәһәрендәге камераларга урнаштырыла да башлаган.
Программа барлык автомобиль страховкалаучылар мәгълүмат базасы нигезендә эшләнгән. Камера машинаның дәүләт знагы ярдәмендә автомобиль страховкаланганмы, юкмы икәнен ачыклый ала. Әлегә мондый ачыклаулар нигезендә штраф каралмаган. Бүгенгесе көндә машина хуҗаларына “сезнең страховкагыз юк” дигән кисәтү –белешмәсе генә килә икән.