Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 август 2019, 03:43

Ә сез “таба исе” чыгарасызмы? (Гаеткә коймак рецептлары)

Гает көнне без бәләкәй чакта һәр йортта “таба исе” чыгаралар иде...

Гает көнне без бәләкәй чакта һәр йортта “таба исе” чыгаралар иде... Эх, кайтасы иде шул ваемсыз балачакка! Ләкин без инде үзебез күптән әниләр, һәм үзебез якыннарыбызны сыйлыйбыз.

Кабарынкы коймак:

Кирәк:

500 г кефир, 1 йомырка, 350 г. он, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1/2 чәй калагы тоз, 1/2 чәй калагы сода, кыздыру өчен 150 г үсемлек мае.

Камырны әзерләгәннән соң, аны бер 20 минут "ял иттерсәгез" яхшырак булачак.


Төче камырдан коймак

Кирәк:

500-600 мл сөт, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, тоз тәменчә, 1/3 чәй калагы сода (аны уксус белән сүндерәбез), 500 гр он.

Коймакны калынрак яки юкарак итү өчен он күләменә бәйле. Алдан кыздырылган табага коймак камырын салып, ике яклап кыздырабыз.


Тәбикмәк

Кирәк: 1 стакан сөт, 2 йомырка, 1,5 чәй калагы чүпрә, тоз, шикәр комы, он салып, куерак камыр кабартырга.
Читайте нас: