Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 август 2019, 17:31

Гадәти булмаган комбайн

Башкортстанда “Полесье” иген суга торган комбайнны сынаулар бара.

“Гомсельмаш” җитештергән бу агрегатның үзенчәлеге - аның газомотор ягулыкта эшләвендә.
Сынау полигоны булып “Алексеевский” совхозы басулары тора. Бүген комбайн сабан бодаен сугарга төште. Биредә ул август ахырына кадәр эшләр дип көтелә.
Тәү карашка бу комбайн үзенең дизель ягулыгында йөргән “агай-энеләре”ннән бернәрсәсе дә белән аерылмый кебек. Бәлки тавышсызрактыр. Әмма аның төп өстенлеге – аның экономияле булуында. Районда дизель ягулыгы литры 50 сум торса, бу комбайн йөргән метан литры 16 сумга төшә. Газ расходы юагрырак булуны исәпкә алганда да, 1,5 тапкыр экономия килеп чыга. Комбайнның туган ягы – Белоруссиядә - үткән сынаулар моны исбатлаган инде. Урып-җыю мәйданнары зур булган хуҗалыклар өчен экономия дистәләрчә миллионнарга барып җитәргә мөмкин.
Читайте нас: