Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 12:07

Уфада 4 самолет төшә алмаган

Моның сәбәбе - томаннар.

«Северный ветер» (Мәскәү — Уфа), «Нордавиа» (Санкт-Петербург — Уфа), «Аэрофлот» (Мәскәү — Уфа) һәм «Турецкие авиалинии» (Истанбул — Уфа) авиакомпанияләренә экипаж метеоминимумнары аркасында Уфага төшү мөмкинлекләре булмый. Шул рәвешле очкычлар Екатеринбург һәм Казанның запас аэродромнарына озатылган”, - дип хәбәр итәләр Уфа аэропортының матбугат хезмәтендә.
Томан аркасында 1 сәг.35 мин. вакытка Ноябрьскига очучы “Ямал” авиакомпаниясе рейсы да тоткарланган.
Әле исә аэропорт гадәттәге режимда эшли, калган рейслар үзәк расписаниегә ярашлы башкарыла.
Читайте нас: