Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 16:24

Стәрледә яшь ДАИшник пәйда булган

Интернет челтәрендә ДАИ хезмәткәре киеме кигән бер малайның Стәрлетамак шәһәрендә автомобильләрне туктатып торуы турындагы видеоролик таралды.

“Ялган”, яшьләр телендә әйтсәк “фейк” даишникка водительләрнең реакциясе булмаган икән. Шулай да берсе туктап, нәрсә булганын сорарга булган.
Республика ЮХХДИ идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов әйтүенчә, Тимур исемле малайның бу кылыгы турында әти-әнисе белеп калган һәм алар улларын полиция бүлегенә профилактик әңгәмәгә алып барганнар.
Тимур мәктәпне тәмамлагач ДАИ хезмәтендә эшләргә хыяллануы турында сөйләгән. Әмма яшь инспектор юлдагы куркыныч халәтне дөрес аңламыйча эш иткән.
Читайте нас: