Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 03:03

Кырымга газ кертер өчен 40 миллиард сум акча кирәк

Бүгенге көндә Кырым тулысынча газ белән тәэмин ителмәгән.

2022 ел ахырына кадәр Кырымда 149 км магистраль газ үткәргече төзергә планлаштыралар.
Кырым республикасы башлыгы Сергей Аксенов РФ Президенты Владимир Путинга төбәкнең бөтен торак пунктларына тулысынча газ үткәрерлек мөмкинлек табуны сорап мөрәҗәгать итә. Бу максатка 40 млрд сум акча кирәк булачак, дип белдерде ул чәршәмбе көнне ярымутрауның Киров районы мәсьәләләре буенча оештырылган күчмә утырышта.
“Без (Кырым хөкүмәте) РФ хөкүмәтендә газ үткәрүгә акча бүлү мәсьәләсен күтәрәбез. Республиканы тулысынча газ белән тәэмин итәр өчен 40 млрд сум кирәк. Мин бу сорауны күтәрәм, ил башлыгына мөрәҗәгать итәм”,– диде Аксенов.
“Кырым республикасы торак пунктларына газ үткәрү” дәүләт программасына ярашлы, 2022 ел ахырына кадәр 149 км магистраль газүткәргеч, өч яңа газ бүлү станциясе төзү (шуңа өстәп әле эшләп килгән 15 станцияне төзекләндерү), шулай ук 572,2 мең км авыллар арасында газ үткәргечләр, өч автомобиль газ тутыру компрессоры станциясе төзү планлаштырылган.
Бу программаны финанслауга 20,6 млрд сумга якын акча бүлү каралган. Шул исәптән федераль бюджеттан– 4,3 млрд сум, төбәк бюджетыннан – 4,2 млрд сум, бюджеттан тыш чыганаклардан 12 млрд.тан артык (моның 8,4 млрд сумы – газ транспорты системасын үстерүгә каралган “Черноморнефтегаз” акчалары).
Төбәкнең икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген Кырымда 73,4%ка газ үткәрелгән.
Читайте нас: