Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 август 2019, 17:36

Бу балык цунами билгесе

Приморьеда яшәүчеләр яр буенда бик сәер кыяфәтле балыкка тап булганнар.

Белгечләр аны каеш балык дип атый. Икенче төрле сельд- патша балыгы диләр. Чөнки аның башында арка канатларынннан ясалган таҗы бар.
Бу балык -Тын, Атлантик, Һинд океан кебек җылы суларда, бер чакрым тирәнлектә яши.
Русия сулыкларында ул моңарчы очрамаган. 2019 елда белгечләр Япониянең Тояма төбәгендә берничә сельд-патша балыгына очраган булганнар. Риваятьләр буенча, бу балык цунами һәм җир тетрәүләр якынлашуын белдерә.
РИА Новости хезмәткәрләренә бу балык турында сөйләгән Антонина Тунык, балыкка 5 август көнне Паллада бухтасында тап булуларын әйтә.
«Аның мыеклары куркыныч иде. Агулыдыр дип уйладык. Йөзгәндә бигрәк куркыныч. Күзләре усал ерткычныкы кебек, көзгедәй ялтырый”.
Ахырда алар балыкны суга җибәргәннәр.
РФАның Ерак Көнчыгыш бүлекчәсе биология фәннәре докторы Владимир Раков РИА Новостига бу балык белән Русиядә беренчегә очрашуын белдерә.
Бу сирәк очрый торган балык. Аның артыннан теләсә-кайсы ихтиолог җир чигенә дә китәргә әзер. Бу уникаль табыш РФ җәнлекләр дөньясында яңа төр табыш.
Галим аны цунами билгесе итеп кабул итми. “Мондый бәйләнешне беркем дә теркәмәгән әле. Аның Япониядә җир тетрәү алдыннан табылуы да очраклы хәл генә”, ди галим.
Читайте нас: