Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2019, 17:38

Туганнан бирле сабый өч ай комада ята

Менә өч ай инде кечкенә Боря кома хәлендә...

Якты дөньяга туасы сабыйны ничек зарыгып көтеп алуларын баланың әти-әнисе генә белә! Мәскәү шәһәрендә яшәүче яшь пар Ирина белән Кирилл да улларын шулай көтеп алган. Ләкин бәла аяк астында – бәби тудыру йортында сабыйга инфекция эләгеп, бу хәл менингитка китергән.
Менә өч ай инде кечкенә Боря кома хәлендә. Ирина һәм Кирилл улларына инфекцияне нәкъ бәби тудыру йортында керткәннәр, диләр. Инфекция бик тиз таралган. Тугач, икенче көнне үк сабыйның сәламәтлеге белән бәйле проблемалар башланган: лейкоцит күрсәткечләре, башка ялкынсыну маркерлары “сикергән”... Аннары баш мие кабыгы ялкынсына башлаган – ул менингитка, аннары комага китергән.
Ирина һәм Кирилл стрептококк инфекциясен сабыйга туган вакытта керткәннәр дип ышана, чөнки бала туа торган юллар тиешенчә эшкәртелмәгән. Бәби тудыру йортында табиблар “баланы өенә сау-сәламәт килеш чыгардык, инфекцияне медучреждениедән читтә эләктергәннәр” дип ныкышалар. “Безне гаепләү нигезсез”, - диләр алар.
Әлеге вакытта бәби тудыру йортында тикшерү бара. Тикшерүчеләр тарафыннан җинаять эше ачылган. Ә бит бу бәби тудыру йорты Мәскәүдә иң яхшылардан санала.
Читайте нас: