Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2019, 13:38

Яшел крыжовниктан тәмле варенье

Сезнең игътибарга Илһамия Хәсәнова-Гариповадан яшел крыжовник вареньесы рецепты тәкъдим итәбез.

Сезнең игътибарга Илһамия Хәсәнова-Гариповадан яшел крыжовник вареньесы рецепты тәкъдим итәбез.


Кирәк: 3 кг крыжовник, 3 әфлисун, 2 лимон, 5 кг шикәр комы.


Әзерләү тәртибе:


Крыжовникның башларын чистартабыз, әфлисун бн лимоннын төшләрен алабыз, әфлисун кабыгы белән, лимон кабыксыз - барысын бергә мясорубкадан чыгарып, шикәр комы белән болгатабыз. 1 көн өйдә тотабыз, шикәр эреп бетсен өчен болгаткалап торабыз, аннан соң банкаларга тутырып сакларга куябыз, ләкин холодильникка түгел. Берни эшләми кыш көне свежий җиләкләр белән чәй эчәсез, шундый тәмле! Мин ярты порциядән ясадым.
Читайте нас в