Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2019, 14:12

Маринадлы помидор

Тәския Вәгыйзовадан бик тәмле маринадлаган помидор рецепты.

Тәския Вәгыйзовадан бик тәмле маринадлаган помидор рецепты.

Әзерләү тәртибе: 3 банкаларны юып, стерилизация ясап, төбенә чия яфрагы, керән, укроп зонтигы, кара борыч түгәрәк, кишер яфрагы, лавр салып һәрбер помидор тобен тәре формасында кисеп сарымсак бүлеменең 1/4 өлешен кертәбез. Банкага урнаштыргач, 2 аш кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы шикәр комы (кем яратмый, азрак салыгыз), кайнап чыккан су салгач, 70 гр уксус 9% салып, кайнап торган суга куябыз 15 минутка.

Аннары боргычлап әйләндереп өстен каплыйбыз. Искиткеч тәмле килеп чыга.
Читайте нас в