Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2019, 12:37

Үлүчеләр азаячак

2020 елның маена Башкортстан юлларында юл йөрү кагыйдәләрен төшереп торучы 1000 фото һәм видеокамера куелачак.

2020 елның маена Башкортстан юлларында юл йөрү кагыйдәләрен төшереп торучы 1000 фото һәм видеокамера куелачак. Бу турыда республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә дәүләт транспорт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Бүгенге көндә юлларда 527 камера эшли. 2020 елга кадәр тагын 459 комплекс урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук, 351 чакрым юл ремонтланачак, 6,1 чакрым юл салыначак, 26 светофор, тугыз мең метр юлга фонарьлар куелачак.
2019 елда юлларга 5,6 млрд. сум акча тотачаклар, аның 2,3 млрд. сумы – федераль акчалар, 3,3 млрд. сумы – республика казнасыннан, дип бәян итте җитәкче.
2024 елга республика юлларының 56,5 проценты норматив таләпләргә җавап бирәчәк. Бүгенге көндә ул 54,5 процент тәшкил итә. Максат – юл-транспорт аварияләре булган урыннарны ике тапкырга киметү һәм анда һәлак булучылар санын 100 мең кешегә 4 кеше туры килерлек итеп киметү.
Читайте нас: