Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 август 2019, 12:30

Кайсы районнарда котыру чире бар?

Башкортстанда хайваннарның кешеләргә һөҗүм итү очраклары күбәйгән.

Башкортстанда хайваннарның кешеләргә һөҗүм итү очраклары күбәйгән. Быелгы ел башыннан антирабик ярдәм сорап (котыру чиренә каршы вакцина) 5723 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 1851е – 17 яшькә кадәрге балалар, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Былтыр бу сан 8 процентка кимрәк булган.
Бәхеткә, гидрофобия очраклары теркәлмәгән. Соңгы тапкыр хайваннан кешегә котыру чире төлке һөҗүм иткәннән соң 2013 елда йоккан булган.
Ветеринар хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2019 елның беренче яртыеллыгында республиканың 11 торак пунктында котыру чиренең учагы теркәлгән. Шаран, Дуван, Борай районнарында – төлкеләрнең, Бакалы, Бүздәк районнарында – урман песиләренең, Уфада һәм Бишбүләк районында – бурсыкларның, Миякә районында – этләрнең, шулай ук Миякәдә һәм Учалы районында эре мөгезле терлекнең котыру чире белән авыруы билгеле.
Кыргый җәнлекләрнең тешләвеннән, селәгәйләре эләгүеннән 57 кеше каза күргән, шуларның 16сы - балалар.
Читайте нас: