1 август көнне Сургут шәһәренең дежур бүлегендә телефон шалтырый. Шәһәрнең торак секторында җинаять кылынуы турында хәбәр килә. 112 позывное астындагы экипаж кичектергесез шунда кузгала. Алар – Ильмир Ханов һәм Александр Царегородцев. Урам уртасында канга баткан ирне күргәч, беренче булып ярдәмгә Ильмирның напарнигы ташлана, ләкин җинаятьче аңа берничә мәртәбә пычак кадый. Яраланган коллегасын яклап, Ильмир да җинаятьче белән алыша башлый. Коллегасы да янәшәдә көрәшкәнгә, караңгы төндә якын-тирәдә кешеләр дә булганга күрә ул коралын куллана алмый. Шул рәвешле Ильмир коллегасы гомерен саклап кала ала, ләкин үзе, кызганычка каршы, һәлак була.
Чыгышы белән Дүртөйле районыннан булган егетне туган ягына җирләргә дип алып кайталар. Бергә иңгә-иң куешып Сургуттагы җәмәгать тәртибен тәэмин итүче коллегалары да геройны соңгы юлга озатырга дип кайтканнар иде. Күпне күргән ирләр дә күз яшьләрен тыялмый. 2 ел дәвамында Сургутның патруль-пост хезмәтендә эшләгән Ильмир коллегаларына чын дуска әверелә.
Ильмир белән хушлашырга туганнары, якыннары һәм дуслары килгән. Матәм митингы урындагы мәдәният йортында узды. Республика хөкүмәте һәм төбәк җитәкчесе исеменнән БР башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Ринат Бәширов Ильмир Хановның әти-әниләренең һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.
Павел Шихатов, Сургут шәһәренең патруль-пост хезмәте аерым батальонының командир урынбасары:
- Ильмир – безнең герой. Чөнки чын ир генә, чын хезмәткәр генә шундый дөрес карар кабул итә ала. Ниндидер секунд эчендә ул коллегасын да коткара һәм тагы да авыррак җинаятьне булдырмый кала.
Батыр, беркайчан да моңаймас иде ул. Аңа нибары 25
яшь тулды һәм бар да алда кебек иде... Ләкин дежур бүлектәге ул чакыру яшь полицейский өчен шулай кызганыч тәмамланды.
Ильмирны мәктәп елларыннан ук дус булганнар да хәтерли. Кече Ватанын онытмаган егет мөмкинлеге булган саен Семилеткага кайтып йөргән.
Александр Зорин, балачак дусты:
- Бигрәк киң күңелле кеше иде, беркайчан да бернәрсәдән дә курыкмады, хезмәтендә дә шулай ук.
Марсель Әхияртдинов, балачак дусты:
- Погоннарын зур горурлык белән йөртә иде, кительне дә. Үзен беркайчан аямады, батырларча һәлак булуы да шуннан.