Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 август 2019, 12:57

Аномаль салкын җәй. Синоптиклар башкача җылытмаячак ди

Августның алдагы көннәрендә Уфада һава торышы шундый ук салкын булачак.

Августның алдагы көннәрендә Уфада һава торышы шундый ук салкын булачак. Синоптиклар эссе түгел, җылы көннәр дә вәгъдә итми. Мәсәлән иртәгә, 6 августта, температура иң күбе +15 градус булачак, кыска вакытлы яңгырлар көтелә. 7 августта иң югары температура +16 дип вәгъдә итә синоптиклар, 8 августта бераз “җылырак” – (+19) градус. Августның киләсе көннәрендә көндез һава температурасы югарыда язылган күрсәткечләрдән әллә ни артмаячак, диләр синоптиклар.
Җитмәсә, көн саен яңгыр явуы ихтимал – кыска вакытлыдан алып койма яңгырларга кадәр.
Менә сиңа җәй!.. Җәйге күлмәк-итәкләрегезне алып куегыз инде, җәмәгать. Кирәге чыкмастыр.
Читайте нас: