Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 август 2019, 14:26

Җылы өмет итмәгез

Табигатьнең көе китте шул әле.

Республикада иртәгә, 3 августта, урыны-урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Җиил көнбатыштан, уртача, урыны белән көчәючән.
Һава температурасы төнлә +6... +11, көндез +14... +19 градус.
4 августта исә янә яңгырлар вәгъдә итәләр. Кыска вакытлы гына булса да. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Һава температурасы төнлә шулай ук +6...+11 градус булмакчы, аязытканда +1гә кадәр. Көндез һава температурасы бераз “җылырак” : +16... +21 градус.
Читайте нас: