Шаран районындагы картлар йортында шушы көннәрдә туй узды. Биредә яшәүче 55 яшьлек Анатолий Иванович ике ел элек инде булачак хатынына бер күрүдә гашыйк була. Шушы вакыт дәвамында үзенең җитди мөнәсәбәтләрен белдереп йөргән иргә 75 яшьлек Миңлифа Самыйк кызы, ниһаять, ризалык бирә.